Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Чәчәкле йорт”

   Иске Кишет авыл китапханәсе җәй буе авылыбыздагы уңган-булган хуҗабикәләрнең гөлбакчалары белән видеороликлар ярдәмендә инста дусларны таныштырып барды.Бу эш сентябрь аенда да дәвам итте.Бу юлы инде коллаж юлы белән инста дусларны таныштырып үттек.Авылыбызда мөгаен иң чәчәкле йорт Юнысов Идрис абыйларныкыдыр.Чәчәкләр үстерергә яратучы Земфирә ханым гел елмаеп кына сөйләшә.Нинди генә чәчәкләр юк монда.Кайда буш урын,анда гөлләр үрмәләгән.Ничек карап бетерәсез боларны дип кызыксынам.Улым Илфар бик булыша,бер дә тик тормый ди елмаеп Земфирә апа.Ирем Идрис,бөтенебез бергәләп эшлибез.Бөтнекнең дә бик матуры үсә аларда.Нинди матур чәчәк дисәм,бөтнек ул ди.Коллажның уң як почмагында аста.Яшелчәләре дә бик уңган.Ул помидорлар,виноград дисеңме,бар да бар.Кыскасы чып-чын чәчәкле йорт.Йорт хуҗалары китапханәбезнең дә даими укучылары.Вакытлы матбугат яңалыклары белән дә даими танышып баралар.Китапханәбезгә килүче хатын-кызлар өчен бигрәк тә кызыклы булган “Дарья”,“Сөембикә” журналларын Земфирә ханым бик яратып укый һәм иҗади  эшендә куллана.