Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Бесланны онытырга ярамый»

   Иске Кишет авыл китапханәсе террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә хәтер дәресе үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова укучыларны моннан 16 ел элек барыбызны да тетрәндергән Беслан мәктәбе фаҗигасе белән таныштырып үтте.Бу вакыйга безне  уяу һәм бердәм булырга чакыра. Терроризмның таралуы ул - Россия­неке генә түгел, халыкара проблема.Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.Илебездә гел тынычлык булсын иде дип,тынычлык символы булган ак күгәрченне кәгазьдән кистеләр.Ак күгәрченнәрне һәм террорчылыкка каршы плакатларны тотып ачык һавада үзләренең тынычлык яклы икәннәрен белгертеп фотога төштеләр.Үткәргән масса чарабызны инстаграмга да куйдык.