Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Исәнме мәктәп"

   1 Сентябрьдә Яңа Кишет мәктәбендә Белем бәйрәме үтте.Бәйрәмне чыгарылыш сыйныф укучылары алып барды.Вәзгыятькә бәйле рәвештә ул ачык һавада үтте.Быел беренче класска 3 укучы керде.Кичәдә мәктәп укучылары,укытучылар коллективы,әти-әниләр,кунаклар,китапханәчеләр,мәдәният хезмәткәрләре,авыл җирлеге катнашты.Кичә матур шигырьләр,җырлар,биюләр белән чиратлаштырылып алып барылды.Үз чиратымда мин дә Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова каникул вакытында китапханәдә масса-чараларда актив катнашкан укучыларны рәхмәт йөзеннән Дипломнар белән бүләкләдем.Алга таба да шулай бергәләшеп эшләрбез дип коллективка матур теләкләремне җиткердем.