Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Туфан сүзе сагындыра”

     Яраткан язучыбыз Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе китап укучыларга китап күргәзмәсе һәм Туфан әсәрләрен онлайн-кычкырып уку тәкъдим итте.Туфан Миңнуллинның әсәрләре күңелгә шулхәтле якын,кадерле.Аның һәрбер әсәрен укучыларыбыз яратып укыйлар.Чөнки алар тормышчан,гади шул ук вакытта укучыны уйланырга,фикер йөртергә дә мәҗбүр итә торган.Укучылар бигрәк тә аның “Утырып уйлар уйладым”исемле көндәлекләр җыентыкларын укырга яраталар.Үткәргән масса-чарабызны видеоролик ясап инстаграмга куйдык,аны 250 кеше кереп караган.Үзләренең җылы фикерләрен,мактау сүзләрен язганнар.