Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

#Минемҗирлегем_арча2020#арскаяцбс

   Иске Кишет авыл китапханәсе Арча үзәк китапханәсе оештырган #Минемҗирлегем_арча2020#арскаяцбс фотоконкурсында катнашып «Село чудное,село древнее» номинациясенә авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музее буенча фотоколлаж эшләп тәкъдим итте.Иске Кишет авылында туып үскән каһарман авылдашыбызга музей аның туган нигезендә 2015 нче елның 6 маенда ачылды.Бу каһарманыбыз турында көн саен сөйләп торсак та артык булмас иде.Чөнки бүгенге рәхәт,тыныч тормышыбыз өчен без аларга гомеребез буе бурычлы.Гади крестьян малае полководец дәрәҗәсенә кадәр ирешкән.Афәрин!Полк,дивизия,корпус белән җитәкчелек иткән.37 яшендә Сталинград сугышында ике немец генералын әсирлеккә алган.Төнге атакалар планын эшләп,аны сугыш дәвамында уңышлы кулланып,илебезгә җиңү яулауда зур өлеш керткән каһарман авылдашыбызны без бер минутка да исебездән чыгарырга тиеш түгелбез!Мәңгелек дан каһарманнарыбызга!