Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Авылым киче»

   Иске Кишет авылында авыл җыены булып үтте.Җыен клуб ишегалдында үткәрелергә тиеш иде,өстән яңгыр коеп тору сәбәпле ул клубта үтте.Халык җыенга акырынлап булса да байтак җыйналды.Авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов үзенең чыгышында эшләнгән эшләр,үзара салым,проблемаларга үәм киләчәктә эшләнәсе эшләргә,якын көннәрдә булачак президент сайлауларына тукталып үтте.Халыкның сорауларына төпле җавапларын бирде.Арча район администрациясеннән вәкил булып район аппараты җитәкчесе Радик Наил улы катнашты.Соңыннан авыл үзешчәннәре һәм күрше авыллардан килгән артистларыбыз катнашында бик матур,күңелгә якын кичә тәкъдим ителде.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Клуб мөдире Рәзил Галиуллин,Илнур Шакиров,Динә Садыкова халыкка матур җырлар тәкъдим итте.Кышкар авылыннан Фәрук Хәйретдинов,Яңа Кишеттән китапханә мөдире Надия Йосыпова,гармунчы Зөлфәт Сәләхиев,Кырлай авылыннан Ранил Гариповның да катнашуы нур өстенә нур булды.Кичәбезнең тагын да бер зур кунагы авылдашыбыз Татарстанның атказанган артисты Ядекәр Хәбибуллин.Авылыбызның ветераны Сөембикә Гыймадиева Роберт Миңнуллинның шигырьләрен яратып сөйләде.Кичәдән туры трансляцияне Гөлнара Галиуллина алып барды.Социаль челтәрдә,бу очракта инстаграм аркылы туры трансляцияне 345 кеше кереп караган.