Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Иске Кишет моряклары-генералда кунакта...”

      Хәрби Диңгез Флоты көне уңаеннан Арча районының Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбыздагы төрле елларда Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән егетләребезне Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллин музеена батырлык сәгатенә дәште.Кичәбез ачык һавада үтте.Мин белгәне безнең авылдан флотта хезмәт иткән егетләр 10лап кеше.Авылыбызның аксакалы Вилсур абый Абдуллин,Хәйруллин Марсил(вафат),Габитов Хәмбәл,Абдуллин Фәнил(вафат),Гәрәев Таһир,Хөсәенов Вильдар, Хөсәенов Вильсур,Галимҗанов Ильнар,Юнысов Ильнур,Гайфуллин Илназ.Матросларыбызның иң өлкәненә аз да түгел,күп тә түгел сөбханалла машалла Абдуллин Вилсур абыйга 85 яшь кенә.Килә килешкә үк армиядән кайтканыма 63 ел,әле берәүнең дә болай хөрмәтләп,зурлап моряклар бәйрәменә чакырганы юк иде дип зур рәхмәтен җиткерде.Гомумән Вилсур абый яхшы әңгәмәдәш.Гани Сафиуллинның бер апасы Вилсур абыйның әтисенең энесенә кияүгә чыга.Музейдагы стендка куелган бер фотосурәтнең табылу тарихын да сөйләп алды әле ул.Бакуга баргач ул туганнарыннан Гани Сафиуллинның кавалериядә хезмәт иткәндә төшкән фотосурәтен алып кайтып Әтнәдәге туганнарына бирә.Һәм шул фотосурәт музейга килеп ирешә.Музеебызга кичәгә килгән моряклар төрлесе төрле флотта хезмәт иткәннәр:Вилсур абый Бакуда 3 ел,Габитов Хәмбәл Владивостокта,Гәрәев Таһир Одессада,Хөсәенов Вильсур Камчаткада,Галимҗанов Ильнар Төньякта 2 шәр ел хезмәт иткәннәр.Кичәдә егетләр бер-берсе белән туганнардай якын итеп күрештеләр,фотоальбомнардан хезмәт иткән еллардагы фотосурәтләрне кызыксынып карадылар,музей белән таныштылар,һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.Кичәгә килгән егетебез Вильсур Хөсәенов үзләре хезмәт иткән СССР вакытындагы хәрби флагны да алып килгән иде.Ул флаг ямь-өстенә ямь өстәп горур җилфердәде.Флагны ул музеебызга бүләк итеп калдырды.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова матур әдәбиятта татар,рус,чит ил язучыларының диңгезчеләр турында язылган:А.Грин,Ж.Верн,В.Р.Паласио,Р.Л.Стивенсон,М.Мәһдиев,Ф.Шәфигуллин,М.Юныс әсәрләре белән таныштырып үтте.Ахырдан музей ишек алдында тәмләп күмер самоварыннан коймак белән чәй эчтек.Ин шәә Аллаһ исән-сау булып торсак әле киләсе елларда да кабат очрашырбыз.