Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Самовар” #УенФестКонкурс

   Иске Кишет авыл китапханәсе Минкульт РТ #Уенфестконкурсында катнашу һәм дә үсеп килүче яшь буынны Татар халкының фольклор традицияләрендә тәрбияләү максатыннан “Самовар” уенын балалар белән уйнарга  өйрәндек.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова башта балаларны уенның тәртибе белән таныштырды.Ул түбәндәгечә:Самовар һәм әби сайланып куела.Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар.Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга,аларны “самовар” ишетмәскә тиеш.Әби “самовар”ның колагын тотып:”Чәй эчәргә килә-килә...шикәр!”-ди.”Шикәр“ акрын гына килеп “самовар”ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра.”Самовар”карый,балаларның барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.Самовар кем төрткәнен әйтергә тиеш.Әгәр белсә,тоткан бала “самовар” була.Белмәсә,”шикәр”гә икенче исем кушылып уен дәвам итә.Өч мәртәбә әйтә алмаган “самовар”га җәза бирелә.Балалар уенны бик тиз төшенеп алдылар.Алар бу уенны бик ошаттылар.