Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Һәр әсәре-тәрбия дәресе»

   Бүген яраткан язучыбыз,һәр китабы укучыларыбыз тарафыннан яратып укылучы язучы Мәдинә Маликоваың туган көне.Аңа 85 яшь.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе «Һәр әсәре-тәрбия дәресе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм аңа күзәтү ясады. Шулай ук М.Маликованың "Кызыл гөл"әсәреннән өзек укылып социаль челтәрдә инстаграм аша тәкъдим ителде,аны 270 кеше карап ошатуын белдерде.