Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Чәчәкләр-табигать сере»

    Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбыздагы күпләп чәчәк үстерергә яратучы ханымнарның һәм туташларның хезмәт җимешләре булган Гөлбакчалары белән инста дусларыбызны да таныштыру максатыннан чәчәкле марафон оештырды.Һәм бу марафонда бүгенге көндә 7 Гөлбакча хуҗасы катнашты инде.Әле тагын марафоныбыз дәвам итә.Катнашучыларыбыз Гөлбакчаларының фотосүрәтләрен һәм аудио әңгәмәләрен яздырып китапханә мөдире Гөлфия Габитовага җибәрә.Ә ул үз чиратында алардан видеоролик ясап инстаграмга куя.Тырыш ханымнарыбыз үзләренең аудио язмаларында чәчәкләрне үстерү серләре белән уртаклаша,киңәшләрен бирә.Бу әлбәттә бик кызыклы һәм файдалы әйбер,әммә дә ләкин видеоларны эшләргә күп вакыт таләп ителә.Инста дусларыбыз бик кызыксынып безнең видеороликларны карап баралар,үзләренең комментарийларын язып безнең эшебезгә бәя дә бирәләр.