Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

”Халкым мине җырчы итте”

    Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрованың тууына 110 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Флүр Баһаутдиновның З.Басыйрова турында китабы буенча онлайн-мәгълүмат сәгате үткәрде.Китапта булган мәгълүматлардан,фотосурәтләрдән файдаланып һәм Зифа Басыйрова башкаруында “Зәңгәр күлмәк”җырыннан файдаланып китапханә мөдире Гөлфия Габитова видеоролик ясап инстаграмга һәм ватсапка куйды.Видеороликны бик җылы кабул иттеләр.Күп кеше үзләренең җылы фикерләрен җиткереп,З.Басыйрова турындагы китапны да укыйсылары килүләрен белдерделәр.Кайберәүләр әниләренең яшь чакта шушы җырны бик яратып тыңлауларын,һәм дә видеороликның күңелгә үтеп керә торган булуын ассызыклап үттеләр.