Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Без наркотикларга каршы!”

    Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе 3-8класс укучыларына рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим итте.Укучылар тәкъдимне кабул иттеләр һәм наркоманиягә каршы көрәш,сәламәт яшәү рәвеше яклы,спорт темасына карандаш,акварель,гуашь ярдәмендә ясалган рәсемнәрен алып килделәр.Авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова ул рәсемнәрдән китапханәдә күргәзмә төзеп китап укучыларга тәкъдим итеп кенә калмады,ә бәлки шул күргәзмә буенча коллаж,видеоролик төшереп социаль челтәрләр ,бу очракта ватсап,инстаграм битләре аша да аны яктыртты.Ул күргәзмәне йөзләгән кешеләр карап,үзләренең уңай фикерләрен җиткерделәр.Бу конкурста катнашкан укучылар актив катнашканнары өчен дипломнар белән бүләкләнәчәкләр.