Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мәңге истә”

      Иске Кишет авыл китапханәсе Хәтер көне уңаеннан Ашытбаш мәдәният йорты белән берлектә авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музеенда бер төркем балалар белән Хәтер көне үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова музейга килүчеләрне музейның тарихы,музейдагы экспонатлар белән таныштырды.Килгән кунакларга районыбыздан чыккан Советлар Союзы Геройлары Валентин Ежков,Гатаулла Салихов,Нәкыйп Сафин,авылдашыбыз Гани Сафиуллинның тиңдәшсез батырлыклары турында сөйләде.Иске Кишет авылыннан сугышка 199 кеше киткән һәм аларның 116 сы сугыш кырларында ятып калган.Без бүгенге рәхәт,тыныч,җитеш тормышыбыз өчен аларга гомеребез буе бурычлы.Музей көннән-көн яңара.Яңа стендлар эшләнә.Музейга килгән балалар бик кызыксынып китапханәче апалары сөйләгәнне тыңладылар,шулай ук Гани Сафиуллин турында Таттелеком төркеме төшергән фильмны да карап киттеләр.Мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Фәйзрахманова кунаклар дәфтәрендә матур,эчтәлекле язмасын да калдырды.