Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Китапханә Өйдә Иске Кишет” “Пешкән күмәч исе һәр чәчәктән хуш исле”

   Татар халкының милли ашлары искиткеч күп төрле.Вирус чорында өйдә утыру сәбәпле күпчелек масса-чараларны онлайн үткәрдек һәм шушы  осталык дәресен дә.Иске Кишет авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак “клубы үз укучыларына һәм үсеп килүче яшь буынга милли традицияләргә бай татар халык ашлары,ашамлыкларны әзерләүнең төрле ысулларын тәкъдим итү буенча зур эш алып бара.Татар халкының милли ашларында камыр ризыклары зур урын алып тора.Аларга барыннан да элек ипи керә.Ипине арыш оныннан,ә күмәчне бодай оныннан әзерлиләр.Бүген без сезгә күмәч пешерү буенча осталык дәресе тәкъдим итәбез.Бүген күбебез ипине һәм күмәчне кибеттән сатып алабыз.Ләкин бүгенге көннәрдә без өйдә утырабыз һәм күмәч пешерергә дә әлхәмдүлилләһ вакытыбыз бар.Безнең әниләр күмәчне түгәрәк итеп ипи мичендә пешерәләр иде.Ә бүген без сезгә аны ипи формасына салып пешерүне тәкъдим итәбез.Һәм безнең инде ул,халыкча әйтсәк кирпеч ипи була.Ә пешерү рецепты Шушмабаш авылыннан Фирая ханымныкы.Минем әнием Фәүзия без кечкенә вакытта күмәчләрне мичтән алгач тастымал белән каплап куя иде.”Әни нишләп каплыйсың дигән соравыма”,ул болай дип җавап бирә иде.Үзләренең басуда үскән җирләрен карап кайтсын өчен дип.Һәм минем күз алдыма,шул 5-6 түгәрәк күмәчнең тәгәрәп басуга барып кайтканнары килә иде.Нинди акыллы фикер йөрткән безнең әниләр!Үзенә күрә бер тәрбия чарасы да.Ә бүгенге күмәчебезне без газ мичендә пешерәбез.

Кирәкле әйберләр:

Җылымса су-270 мл

Сыек май -2 аш кашыгы

Тоз-1 чәй кашыгы

Шикәр комы-1,5 аш кашыгы

Он -450 г

Чүпрә-1 чәй кашыгы

Мин свежий чүпрә белән пешердем,бу очракта 100г лы чүпрәнең 1/8 өлеше алына.Шушы әйберләрдән бер кирпеч күмәч чыга.Безнең үзебезнең ипи формасы борынгы зур форма һәм мин кирәкле әйберләрне 1,5 итеп алам,күмәчем дә зур булып пешә.Гомумән бер пешереп карагач,кирәкле әйберләрне һәркем үзенчә үзгәртеп эшли ала.Ризыкларыбыз тәмле булсын!