Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Кемгә нәрсә-безгә журнал”

   Иске Кишет авыл китапханәсендә вакытлы матбугат,бигрәк тә журналлар  укырга яратучылар белән берлектә Периодика көне үтте.Китапханәбезгә быел 6 төрле газета,9 төрле журнал килә.Укучыларыбызга журналларны укырга өйгә дә бирәбез.Периодика көне дәвамында китапханәче Гөлфия Габитова китап укучыларны журналларның тарихы,кызыклы рубрикалары белән таныштырып үтте.Китап укучыларыбыз үз чиратларында үзара фикер алыштылар,журналларның үзләре яратып укый торган рубрикаларына тукталдылар.