Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бездә кунакта ТНВ каналы”

   Бөек җиңүнең 75 еллыгы,ТАССРга 100 ел ,Арча районына 90 ел тулу уңаеннан авылыбызның тарихы белән киң катлау укучыларны таныштыру максатыннан бездә ТНВ каналы булып китте.Алар авыл тарихы,шулай ук авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музеенда,тыл ветераннарының өйләрендә сюжетлар төшерделәр.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова аларны музей белән таныштырып,мәгълъматлар бирде.Авылыбыз тарихы белән китапханәбезнең актив укучысы,һәвәскәр тарихчы Гайфуллин Радик абый таныштырды.Шулай ук тыл ветераны Гөлбостан апа турында да видеосюжет төшерделәр.Сюжет ТНВ каналының Манзара тапшыруыннан күрсәтеләчәк.