Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Анты белән көчле бу егет”

 Бөтенроссия призывниклар көне уңаеннан көзен армиягә барасы егетләр Иске Кишеттә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда булдылар. Китапханә мөдире Гөлфия Габитова Советлар Союзы Герое, генерал–лейтенант Гани Сафиуллин турында сөйләде. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды, веноклар куелды. Егетләр туган ил, батырлык төшенчәләре турында күп мәгълүмат алдылар.