Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Медаль тапшыру тантанасы

    Яңа Кишет мәдәният йортында җирлеккә кергән тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып үтте.Кичәдә авыл җирлеге,китапханәләр,клуб,мәдәният йорты хезмәткәрләре,мәктәп укучылары актив катнашты.Кичә матур шигырьләр,җырлар,биюләр,төрле күренешләр белән аралаштырылып алып барылды.Җирлек башлыгы ветераннарга медальне шәхсән үзе тапшырды.Кичәгә килә алмаган ветераннарыбызга медальләрне өйләренә барып матур тәбрикләү сүзләрен,җылы теләкләребезне әйтеп тапшырдык.Бер ветераныбыз да читтә калмады.Үткәргән чарабыз турында социаль челтәрдә дә инстадашларыбыз белән уртаклашып,аларның да матур теләкләрен,җылы сүзләрен ишеттек.