Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бәхет-туган җирдә ”

   Халыкара хатын-кызлар,ТАССРга 100 ел,Арча районына 90 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе клуб белән берлектә терлекчеләр белән очрашу оештырды. Кичәбезнең исемен юкка гына “Бәхет-туган җирдә ” дип атамадык.Чөнки безнең кичәбезнең кунаклары үз бәхетләрен нәкъ менә туган авылларында тапкан кешеләр. Аларны ерактагы ялтыравыклар кызыксындырмаган.Алар үзләренең туган җирләрен,авылын,авылдышларын яратучы кешеләр,хөрмәтле профессия вәкилләре-терлекчеләр.Бүген авылыбызда хатын-кызларыбыз эшли торган тармаклар бармак белән генә санарлык.Нәкъ менә авылыбызда бүгенге көндә төп тармакта эшләүчеләребез күпчелек-терлекчеләр.Терлекчеләребез-безне югары сыйфатлы,чиста,хәләл ризык белән тәэмин итүчеләр. Кыен,четерекле,күп физик көч сорый торган хезмәт бу.Чөнки алар тере мал-туар белән эш итүчеләр,ә аларны һәрдаим тукландырып,өзлексез карап торырга кирәк.Тамашабызга әлбәттә авылыбызда яшәп,төрле тармакларда эшләүче хатын-кызларыбыз да бик күп килде.Гомумән тамашачыларыбыз күп булды.Кичәне авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Кичәдә шулай ук тамашачыларыбызга авылыбызның терлекчелек тарихына,авыл тарихына багышланган фотокүргәзмә тәкъдим ителде. Гөлфия Габитова аңа күзәтү ясады.Кичә барышында тамашада катнашучы терлекчеләребез кызыклы сорауларга җавап бирделәр, татар халкының мал-туарга кагылышлы мәкаль-әйтемнәре белән таныштылар,биеделәр,җырладылар,шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләре белән таныштылар.Гомумән кичәбез кызыклы һәм файдалы үтте.