Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ничек тизрәк үсәсе?”

    Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә Арча районының 90 еллыгы уңаеннан балалар иртәсе үткәрде.Төп темабыз: “Ничек тизрәк үсәсе”.Тизрәк үсеп авылыбызга,районыбызга күбрәк файда китерәсебез килә.Моның өчен нишләргә кирәк икән соң?Балаларга китапханә мөдире Гөлфия Габитова шагыйрь һәм шагыйрәләребезнең шигырьләрен,хикәяләрен кычкырып укыды.Балаларга сораулар биреп,җанлы әңгәмә үткәрде.Тизрәк дәү үсү өчен әнигә булышырга,сүз тыңларга,уйнарга,саф һавада күбрәк булырга,тешләрне чистартырга һәм тагын башка бик күп төрле нәрсәләр белән шөгыльләнергә кирәк икән бит.Балаларга Рафис Корбан,Роберт Миңнуллин,Эльмира Шәрифуллина,Рафаил Төхфәтуллин,Хәкимҗан Халиковның шигырьләре һәм хикәяләре тәкъдим ителде.