Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Ветераннарыбыз” Җиңүгә 75 ел

   Иске Кишет авыл китапханәсе Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан ветераннарыбыз белән әңгәмәләр һәм очрашулар циклын дәвам итә. Ветераныбыз тыйнак кына татар карчыгы Илһамия апа Рәхимҗанова.Ул мине сугыш вакытында икенче сыйныфта яңа ел кичәсендә яттан  сөйләгән урысча шигырен сөйләр шаккатырды.Акценты да юк.Сөбханалла машалла. Илһамия апа 1932 елның 2 октябрендә элеккеге Юдино районы,хәзерге Яшел Үзән районы Олы Җәке авылында Шакирҗан белән Маһирауза гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.1938 елда Раифага күченәләр.Әтисе Стахановчы була.Сугышның икенче көнендә үк әтисе сугышка китә.Суслонгерда 1944 елга кадәр була.Шуннан соң гына сугышка китә.Эстониягә эләгә.Похоронный 24.09.44тә килә.Погиб под городом Тырвой дип.2 класста укыганда 1942 елда әнисе белән бергәләр фронтка 2 бармаклы бияләй бәйлиләр.Әнисе җепне җерли.Илһамия бәйли.Әнисе эштән соң.Төне буе керосин лампасын яндырып,тәрәзәләрне каплап бәйлиләр.Шунда мәктәп директоры Яңа ел кичәсендә шушы шигырьне сөйләттерә аңа.Күпне күрдек.Аллага шөкер рәхәтен дә күрәбез.Балаларым бүгенге көндә бик карыйлар.Гарифҗан абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр алар.Ветераныбызга саулык-сәламәтлек теләп калабыз.