Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Шахмат ул-зирәкләр уены”

   23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Кишет авылы китапханәсе һәм клубы белән берлектә ярыш үтте.Ярышта авыл яшьләре катнашып үзара шахмат,шашка,өстәл теннисы,кул көрәше,гер күтәрү буенча үзләренең көчләрен сынап карадылар.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова “Шахмат ул-зирәкләр уены” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясап,ярышка җыелган авыл яшьләрен шахмат,шашка спорт төренең тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырып үтте.Шулай ук районның көчле шашка уйнаучылары турында “Арча хәбәрләрендә” басылып чыккан мәкалә буенча да фикер алышынды.Кичәбез файдалы һәм нәтиҗәле үтте.