Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сүзне әйтмә,әйтсәң кайтма”

   Халыкара туган тел көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә библиографик дәрес үткәрде.Тәрбиячеләргә һәм балаларга Ф.М.Зиннурованың “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү”дигән методик кулланма тәкъдим ителде.Баланың беренче авазлары,иң беренче сүзе-һәр ата-ана өчен шатлыклы вакыйга.Аның “әннә”,”әттә”,”мәммә” кебек сүзләрен һәр ата-ана көтеп ала.Көн үтү белән бала яңа сүзләр өйрәнә,җөмлә төзеп сөйләшә башлый.Ләкин кимчелекләр дә булырга мөмкин.Бу очракта нәкъ менә шушы китап ярдәмгә килә дә инде.Балалар китапта бирелгән рәсемнәрнең исемнәрен дөрес итеп әйттеләр,туры килмәгәннәрен бергәләп дөресләп әйттек,тел төзәткечләрне,тел шомарткычларны кабатладык,табышмакларга җаваплар таптык,мәкаль-әйтемнәр белән танышып киттек,шигырьләр укыдык.Дәресебез файдалы һәм күңелле үтте.