Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бөек галим”

   К.Насыйриның тууына 195 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә 4-8 сыйныф укучылары өчен информация көне үтте.Укучыларны китапханә мөдире Гөлфия Габитова мәгьрифәтче,тарихчы,этнограф ,тел белгече,әдип Каюм Насыйриның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннан таныштырды.Балалар өчен К.Насыйриның әхлак һәм тәрбия мәсьәләләре,”Әбүгалисина” кыйссасы укырга бик кызыклы,тәрбияви чара булып тора.Укучылар бу әсәрләрдән кызыклы урыннарын кычкырып укыдылар һәм фикер алыштылар.