Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Табак күрке аш белән”

  Татар халкының милли ашлары искиткеч күп төрле.Шулар арасыннан соңгы араларда сирәгрәк пешерелә торган төче күмәч иң тәмлесе.Иске Кишет авыл китапханәсе үсеп килүче яшь буынны милли ашларыбызның тарихы,бүгенгесе,пешерү үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан Гани Сафиуллин музеенда “Ак калфак” клубы әгъзасы Гөлзадә Вәлитова белән берлектә татар ашлары көне үткәрде. Гөлзадә Вәлитова төче күмәч пешерү буенча мастер-класс та күрсәтте.Башта китапханәче җыелган укучыларны татар халкының милли традицияләре,йорт,кухня кирәк-яраклары белән таныштырып үтте.Балаларның нинди милли ризыкларны белүләрен сорашты.Хәзер күпчелек өйләрдә ризыкны дәү мичтә түгел,ә бәлки газ мичендә пешерәләр.Музейда авылның атаклы мич чыгаручысы Фаяз абый Гыйниятуллин чыгарган дәү ипи миче дә сакланып калган.Укучылар кызыксынып элеккеге кухня кирәк-яраклары белән таныштылар.Икмәк турында мәкальләр әйтештеләр.Кичә ахырында төче күмәч белән тәмләп чәй эчтек.