Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Ветераннар белән очрашулар дәвам итә

   Иске Кишет авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Чын хезмәтчәннәр” дип исемләнгән ветераннар белән очрашулар,әңгәмәләр циклын дәвам итә.Ветераннарыбыз 80не узган,90ны тутырып килүче Ак әбиләр.Араларында әле әлһәмдүлилләһ Ак бабайлар да бар.Бу буын ятимлекне,ачлык-ялангачлыкны,кимсетелүләрне,авыр хезмәтне бик күп күргән буын.Болар кышкы салкыннарда аякка чабата киеп,ачлы-туклы килеш колач җитмәслек агачларны кискән,бәрәңге бакчасын кул белән китмәнләп бәрәңге утырткан,авырлы килеш тә басуда 50 сутый борчак чапкан,Шәмәрдән урманыннан Арчага хәтле,аннан турыдан урман аркылы бүре көтүеннән дә курыкмыйча Иске Кишеткә җәяү кайткан буын.Болар заманының “Чын хезмәтчәннәр”е.Алар бүген кадер-хөрмәттә!”Безнең заманны сөйләп бетерә торган түгел,хәзерге заманның рәхәтлегенә адәм чыдый торган түгел”-ди алар.Ветераннарыбыз заманадан артка калмыйлар дөнья яңалыклары,вакытлы матбугат белән танышып баралар.