Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Еллар картайтмый»

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе китапханә каршында эшләп килүче “Хуҗабикә”клубы белән берлектә өлкәннәрнең өйләренә барып очрашулар оештырды.Шундый җылы очрашуларның берсе 38 ел буе балаларга белем биреп,рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан һәм бүген дә әле балаларга,өлкәннәргә дини гыйлем бирүче Разидә Әнвәр кызы Хөснетдинова белән булды.Очрашу барышында ветеранның хәлен белдек,китапханәгә кайткан яңа китаплар,вакытлы матбугат белән таныштык,фикер алыштык.Ветеран безгә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.