Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бәйләм – иң борынгы кул эше”

  Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак” клубы белән берлектә үсеп килүче буынны татар халкының гүзәл сыйфатлары, тормыш-көнкүреше, кул эшләре белән таныштыру максатыннан кич утыру оештырды.Китапханәбезгә авылыбызның иң оста бәйләүчеләре җыйналды.Алар үзләре белән бәйләгән әйберләрен һәм кул эшләрен алып килделәр.Матур-матур бәйләнгән әйберләрдән күргәзмә төзеп укучыларыбызны һәм инста дусларыбызны таныштырдык.Шулай ук китапханәдә шушы уңайдан китапханә мөдире Гөлфия Габитова “Бәйләм – иң борынгы кул эше” дигән баш астында китап күргәзмәсе дә төзеп куйган иде.Кичәгә җыйналган укучыларыбызны шул күргәзмә белән таныштырып үтте.Кичә дәвамында оста бәйләүчеләр Резеда Галимҗанова,Сания Гобәйдуллина,Рәфилә Гайфуллина,Гөлфия Гыйниятуллина,Гөлзадә Вәлитова үзләренең кул эшләре турында сөйләп,мастер-класс та күрсәттеләр.Кичәдә шулай ук катнашучылар бәйләүнең килеп чыгу тарихы,файдалы яклары турында мәгълүматлар белән танышып үттеләр,арып киткәч  йөзек салышлы да уйнап алдылар һәм үзләренең өйдә пешереп алып килгән милли ризыклары белән сыйланып,кызыклы хәлләр турында сөйләшеп тәмләп чәй эчтеләр.