Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Чын Ватанпәрвәр” Хәтер һәм дан елы

   Ватанпәрвәр –ул үз ватанын сөюче,туган иленә һәм халкына җаны-тәне белән бирелгән кеше.Шундый кешеләрнең берсе бүгенге көндә Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарын ачылган көненнән алып бүгенге көнгә кадәр карап торучы,бөтен чыгымнарны күтәрүче төп иганәче Биектау-Сервис оешмасының җитәкчесе Гыйбадуллин Ренат Вилдан улы.Хәтер һәм дан елы уңаеннан  Гыйбадуллин Ренат Вилдан улы һәм Эчке эшләр министрлыгы полковнигы Зәйнуллин Рөстәм Әюп улы музейда экскурсиядә булдылар . Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Габитова Г. аларны каршы алды һәм музей белән таныштырды.Кунаклар бик кызыксынып музейдагы документлар,экспонатлар белән таныштылар.Музей ачылышы,Г.Сафиуллин турында Таттелеком төркеме төшергән фильмны карадылар.Алар Гани Сафиуллин белән горурлануларын ,музейның яшь буынны тәрбияләүдә әһәмиятле булуын әйттеләр.Кунаклар дәфтәрендә язмаларын калдырдылар.