Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Чын хезмәтчәннәр”

   ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе ветеран колхозчылар белән очрашулар һәм әңгәмәләр циклы үткәрүне башлап җибәрде.Ветераннарыбызның күбесе инде 80 яшьне узган 90ны куып баралар,араларында 90ны узганнары да бар.Аларга күз тимәсен сөбханалла машалла дибез .Бу ак әбиләребез,аксакал бабайларыбыз үз вакытында сугыштан соңгы еллардан башлап,сиксәненче еллар ахырына кадәр колхозда чын мәгънәсендә җиң сызганып эшләгәннәр.Йорт тутырып бала-чага үстергәннәр.Ул вакытта колхозларда барлык эш диярлек кул хезмәте белән башкарылган.Йөкне күп вакытта ат белән ташыганнар.Техника бик аз булган.Хәзерге кебек кибетләрдә бар нәрсә дә тулып ятмаган.Эшкә киткәнче иртәнге өчтә торып ипине пешереп,мунчаны ягып,томалап киткәннәр.

   Шундый ветераннарыбызның берсе Гөлбостан Вәлиуллина.Ул 1931 нче елның 5 февралендә Иске Кишет авылында дөньяга килә.Гаиләдә ничә бала идегез дигән соравыма ул минем,биш дип яз диде.Алар күп булган инде,күбесе кечкенә вакытта төрле авырулардан үлгән диде.Әле үзеннән олы апасының да исән булуын әйтеп куанды.1941 нче елның 22 июнендә  Бөек Ватан сугышы башланган көнне әтисе үлеп китә.Гөлбостан апай 14 яшеннән колхозда эшли башлый.Башта сарыклар карый,аннан бригадта төрле эшләрдә эшли.1956 нчы елда Әхәт абыйга кияүгә чыга.Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.Бу колхозның “Спартак”,”Жданов”исемен йөрткән чаклары була.Ул заманда бөтен кеше бер төсле яшәде.Күрше Суфия апай белән белән бик тату яшәдек,ди ул.Аның кайнанасы Фәриха апай (Гани Сафиуллинның бертуган абыйсы Габдрахманның хатыны) чәй куеп торыр иде.Суфия апай,Хәтимә белән бергәләшеп бик күңелле итеп яшәдек,эшләдек.Ирем Әхәт колхозда ат җигеп эшләде.Безнең заманнар килә күрмәсен берүк.Җыллар тыныч булсын да,шушы рәхәт тормыш барсын иде ди ул.Өй җылы,мичкә ягасы юк.Колхозда 57 яшьтә дә бәрәңге чүпләп йөрдем әле мин.Гөлбостан апай бер дә тик тора белми.Чиста-пөхтә.Өйгә керсәң кая басыйм икән дип торасың,бар җирдә тәртип.Ул әле вакытлы матбугат белән дә танышып бара,телевизордан киносын да калдырмый,догаларын укып изге теләкләрен тели.2015 елда музей ачылу тантанасында Шәһри Казан газетасында басылып чыккан фотосын да кадерләп саклый.Менә шундый инде ул безнең Гөлбостан апаебыз.Үз чиратыбызда без аңа сәламәтлек,хәерле-бәрәкәтле гомерләр теләп калабыз.