Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Халык хәтере ул-мәңгелек!"

   Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Наласа мәктәбе укучылары Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында экскурсиядә булдылар.Китапханә мөдире Г.Габитова экскурсиягә килгән укучыларны каршы алды һәм музей белән якыннан таныштырды.Якташ Геройларыбызның тиңдәшсез батырлыклары укучыларны сокландырды.Алар бик кызыксынып музей белән таныштылар,сораулар бирделәр. Генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның тиңдәшсез батырлыгы турында Таттелеком төркеме төшергән фильм да карадылар.