Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Скандинавия йөреше”

       Иске Кишет авыл китапханәсе китапханәгә йөрүче укучыларын спортка тарту һәм шул уңайдан скандинавия йөреше техникасы белән таныштыру максатыннан сәламәтлек көне үткәрде.Китапханәдә бу спорт төре белән кызыксынып шөгыльләнә башлаучылар өчен “Скандинавия өйреше” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелган иде.Китапханәче Г.Габитова кызыксынучы укучыларны шул күргәзмә белән таныштырып үтте. Скандинавия йөрешенең үзенең бер техникасы бар һәм ул бик катлаулы, аны бер дәрестә генә үзләштереп бетереп булмый. Бер караганда, гап-гади йөрү генә кебек, ә файдасы булсын өчен, шактый тырышырга кирәк.Белгеч киңәшләре белән танышу таләп ителә.Бу очракта Г.Габитова үз укучыларын невролог Лидия Кадыйрова киңәшләре белән таныштырып үтте. Таяклар да махсус шушы спорт төре өчен эшләнә. Чаңгы таякларын кулланган очракта кулларга, җилкә, арка мускулларына артык йөкләнеш килә. Һәр кешегә таякны индивидуаль сайларга кирәк, ул гәүдә озынлыгыннан чыгып билгеләнелә. Төгәлрәге, гәүдә озынлыгына 0,68 коэффициентын тапкырлыйсы була.Китапханәче скандинавия йөрешенең тарихы,нигезләре, аның төп техникасы һәм үзенчәлекләре белән таныштырып үтте.Соңыннан укучылар йөрешнең хәрәкәтләрен кабатлап карадылар һәм өйрәнгәннәрен практик рәвештә дә ныгыттылар.