Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яңа елда бар да яңа”

    Балаларның кышкы каникул көннәрен максатчан итеп үткәрү өчен китапханә клуб белән берлектә “Яңа елда бар да яңа”дип исемләнгән балалар өчен Яңа ел тамашасы үткәрде.Тамашада җирлеккә кергән мәдәният хезмәткәрләре,китапханәчеләр,авыл халкы,балалар катнашты. Тамашаны Ф.Яруллинның “Ак яфрак” әкият-пьесасы геройлары Убырлы карчык,Йокыбикә һәм Җилбикә башлап җибәрделәр.Аннан соң бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килде.Яңа ел кунакларына балалар үзләренең Яңа елга әзерләп килгән җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр биеделәр. Аларның һәркайсына Кыш бабай капчыгыннан бүләкләр дә табылды.Балалар кызыклы уеннар уйнадылар,китапханәче Гөлфия апалары әзерләгән табышмакларга җаваплар таптылар.Аерым номер башкаручы һәр балага лотерея билетлары бирелгән иде.Соңыннан шул билетларга призлар да уйнатылды.Чыршы тирәли әйләнеп Кыш бабай һәм чыршы турында җырлар җырладык.Балаларның һәм әти-әниләренең күңелләре булып таралыштылар.Мондый чаралар балаларга бер-берсе белән танышу, аралашу,туган телебезне саклау өчен бик тә мөһим чара да ул.