Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яңа елга кергәндә”

   Иске Кишет авылы клубында авыл китапханәсе белән берлектә Яңа елга багышланган тематик кичә үтте.Кичәдә авыл халкы,мәктәп укучылары,студентлар,эшче яшьләр,мәдәният хезмәткәрләре бердәм катнашты.Кичә Яңа елга,кышкы табигатькә багышланган матур шигырьләр,җырлар,биюләр,авылдагы хәлләрне,яңалыкларны җиткерүче кызыклы скетчлар,кызыклы уеннар,төрле конкурслар белән үрелеп барды. Тамашачыларны авыл җирлеге башлыгы Тәбрис әфәнде дә Яңа ел белән котлады.Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да,маскалар да бик күп килде. Авыл халкы күңелле уеннарда актив катнашты,матур-матур концерт номерлары тыңлады.Утырып аргач, күмәк биеп тә алдылар.Кыш бабайның капчыгында бүләге дә күп иде:тәм-томы да,уеннарда катнашучыларга истәлек бүләкләре дә җитәрлек булды.