Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Карлы бизәкләр"

   Иске Кишет авылында бик тырыш,иҗади халык яши.Кыш көне кар биз аз булуга да карамастан Яңа елга кардан төрле матур сыннар ясап,йорт тирәләрен бизәүчеләр дә байтак. Китапханәбезнең актив укучысы Земфирә Юнысова бик тырыш,иҗади уйлап чыгаруларга бай ханым .Җәй көне тирә-юньне чәчәкләргә күмсә,кыш көне кардан сыннар ясый ул.Быел да бик матур итеп Кыш бабай белән Кар кызын ясап куйган.Фотога төшергәндә Земфирә ханымны өйдә туры китереп булмады.Мин сынчының “ассистенты” диде хәләл җефете Идрис абый елмаеп.Карны Илфар улыбыз ташып торды,мин измә ясадым,Земфирә иҗат итте.Афәрин Земфирә ханым!