Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Вәгазь-үгет,нәсихәт,өйрәтү"

   Иске Кишет авылы мәчетендә Арча мөхтәсибәте,яшьләр һәм укыту бүлеге белән берлектә “Вәгазь кичәсе” уздырды.Кичәдә Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин,Мирас хәзрәт,укыту бүлеге мөдире Рая Фәтхуллина,Яңа Кишет зонасына кергән Симетбаш,Кышкар,Яңа Кишет,Иске Кишет авылы мәчете имамнары,мөгаллимәләре,шәкертләре,мәктәп укучылары,авылыбыз халкы катнашты.Кичәне оештыруда авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова,китапханә каршында эшләүче “Ак калфак”клубы әгъзалары бердәм катнашты. Вәгазь-үгет,нәсихәт,өйрәтү.Мөселманнарның туган телендә сөйләнә һәм хак диннең таләбе буенча фәкать дингә,дини йолаларга бәйләнешле мәсьәләләргә кагылырга тиеш.Бу кичәдә күптән очрашмаган кешеләр,хезмәттәшләр дә бер-берсе белән очрашты,аралашты,вәгазь тыңлады,викторина сорауларына җавап бирделәр.Кичә тәмле ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.