Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Хисләремне аңлатырга җитми сүзләрем”

   Иске Кишет авыл китапханәсе инвалидлар декадасы уңаеннан авылыбызда яшәп,тыйнак кына матур шигырьләр иҗат итүче Лилия Шәрәфиеваның виртуаль шигъри кичәсен инста дусларга тәкъдим итте.Лилия мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогика көллиятендә укып йөргән көннәрдә авариягә эләгеп 4 ай (әйтүе дә җиңел түгел!) буе комада яткан кеше.Әнисе бу хәлләрдән соң аның сумкасыннан бөгәрләнгән кәгазь кисәге табып ала,анда аның кулы белән русча язылган ике юл шигыръ:»Я хочу летать,я хочу мечтать.Я хочу любить,я хочу ЖИТЬ!!!» Бу фаҗига турында Лилия Гәрәева “Сөембикә” журналының 2018 ел гыйнвар санында язып чыкты.Лилия Шәрәфиевага һәм аның гаиләсенә бик күп,чиксез авырлыкларны җиңеп чыгып хәзерге матур,тыныч көннәргә дә килеп җитәргә насыйп булды.Лилия безнең китапханәбезнең актив укучысы.”Гәрәбә” әдәби берләшмәсенең дә актив әгъзасы.Китапханә аның шигырьләрен «Идел» журналына,»Арча хәбәрләре”газетасына да тәкъдим итте.Татар һәм рус телендә язган шигырьләре байтак Лилиянең.Аның шигырьләрен Филсинә Әхмәтгалиева,Айнур Әхмәтгалиев,Лилия үзе,китапханә мөдире Гөлфия Габитова укучыларга тәкъдим итте.Тыңлаучыларны авылыбызның сандугачы Рәнис Хәйруллин үзенең матур җырлары белән куандырды.Бу публикацияне 100дән артык кеше кереп карады.Лилиянең шигырьләрен күпчелек әле беренче тапкыр ишетте һәм бик яраттылар.Лилиягә бик матур теләкләр теләделәр.Без дә аңа изге теләкләрдә калабыз,иҗаты дәвамлы булсын!