Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем"

   5 декабрь көнне Яңа Кишет мәктәбендә тел белгече,галим якташыбыз Йосыпов Рүзәл абый,”Сөембикә”,”Безнең Мирас!” журналларының җаваплы мөхәррирләре Лилия Гәрәева,Ленар Гобәйдуллин белән “Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”дип исемләнгән күренекле якташларыбыз белән бик тә җылы,кирәкле очрашу булып узды.Очрашуда район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов,җирлектәге китапханәчеләр,клуб,мәдәният йортлары мөдирләре катнашты.Шул исәптән Иске Кишет авыл китапханәсе дә.Туган телебезне саклау,бүгенге көндә армый,талмый туган төбәгебез буенча эшләүче якташларыбызга тәкъдимнәребезне җиткерергә насыйп булды.