Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яхшылык итсәң,яхшылык табарсың”

   Иске Кишет авыл китапханәсе инвалидлар ункөнлеге уңаеннан китапханәгә       йөри алмаучы инвалид укучыларына өйгә китаплар илтеп бирүне һәм аларның хәлләрен белеп әңгәмәләр оештырды.Шулай ук китапханәдә шушы уңайдан китап күргәзмәсе төзеп укучыларга тәкъдим итте.Кайвакытта кешенең күңелен күтәреп җибәрү өчен бер җылы сүз җитә.Ә авыру кеше өчен бигрәк тә.Китап укырга яратучы инвалид укучыларыбыз яңа китапларны көтеп алалар.