Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Район советы депутаты Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы белән очрашу

   3 Декабрь көнне Иске Кишет авыл клубында район советы депутаты Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы белән очрашу булды. Арча КСМ җитәкчесе Рафаэль Әдһәм улы китапханәнең уку залын төзекләндерүгә зур көч куйды. Түшәм,стеналар матур итеп,җиренә җиткереп эшләнде,утлар куелды.Китапханәбезгә йөрүче укучыларыбыз куанып туя алмый,моннан чыгасы да килми диләр.Авыл халкы исеменнән чын күңелебездән КСМ җитәкчесе Рафаил Әдһәм улына,аның кул астында эшләүче тырыш,бердәм коллективка ЗУР рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Клубның һәм китапханәнең верандалары яңартылып эшләнде һәм клуб өлешчә тышланды.Авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов Рафаэль Әдһәм улына Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Очрашуда Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Гөлнара Фидаилевна да катнашты.Ул халыкка Милли проектлар турында бик тәфсилләп аңлатты.Халык аның чыгышын бик яратып игътибар белән тыңлады.Соңыннан Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.Халык рәхәтләнеп яңартылган клубта ял итте.