Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әнкәй” дигән Бөек Йолдыз бар”

    Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә “Ак калфак”клубы белән берлектә тематик кичә үтте. Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни – һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.Әни күзләре... алар шундый мөлаем һәм ягымлы.Әнкәйнең куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала.Әнкәй сүзләре... Алар шундый акыллы, шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы!Кичәбез чәй өстәле артында үтте.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Кичәдә катнашучыларыбыз тик кенә тыңлап утырмадылар,ә бәлки уеннарда да катнашып үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен дә күрсәттеләр.Күмәкләшеп Әнкәй турында җырлар да җырлап алдылар.Күргәзмәгә куелган китаплардагы матур шигырьләр,кызыклы хикәяләр белән дә танышып киттеләр.Әниләребезгә аеруча Мөхәммәт Мәһдиевның “Әнкәй”исемле юмористик хикәясе,Радик Фәизовның “Ак каз”китабыннан сугыш алды һәм аннан соң кыш көне әнисенең сыерны өйгә алып кереп сауганы,ничек итеп аны кайгыртуы,тәрбияләве ошады.Китапханәбезнең уку залы ремонттан соң аеруча матур,якты булуы да әниләрнең күңеленә хуш килде.Әниләребез кичәне бик ошатты.Кичәбездә Волгоград шәһәреннән кайткан кунагыбыз Әлфия апа да бар иде,ул да үзенең рәхмәтләрен җиткерде.Тумышы белән ул атаклы Шыгырдан авылыннан булуын һәм анда да милли гореф-гадәтләребезгә игътибар зур булуын әйтте.