Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Бөтендөнья сәламләү көне

   Сәлам-сәламәтлек,исәнлек яисә бер нәрсәнең яхшы вә хәерле булуын теләү димәктер.Иске Кишет авыл китапханәсендә шул темага аралашу сәгате үтте.Мөселманнар бер-берсе белән очрашканда “Әс-сәламү-галәйкүм” дип сәламләшерләр.Сәлам биргән кешегә “вә галәйкүм сәлам”дип җавап кайтару тиеш.Сәламләшү иң яхшы гадәтләребезнең берседер.Аякка басып торган кеше утырган кешегә,аз кеше күп кешегә,яшьләр картларга, һ.б.Кем дә булса берәр кешегә сәлам җибәрсә,ул сәламне иясенә тапшырырга кирәк,чөнки бу сәлам бер әманәттер.Көндәлек тормышта сәлам урынына әйтелә торган сүзләр дә бар.Мәсьәлән:исәнме,нихәл,хәерле иртә,хәерле кич,хәерле сәфәр һ.б.Б у сүзләр дә халкыбызның матур,әдәпле-итәгатьле сүзләредер.Бу сүзләрне югалтмаска,тормышыбызда һәрвакыт кулланырга кирәк.Сәлам барча сүзләрдән әүвәл килер.Кичәдә катнашучылар исәнләшүнең тарихы,исәнләшү сүзләре,исәнләшүнең төрләре һәм шул турыдагы шигырьләр,җырлар.мәкаль-әйтемнәр белән таныштылар.