Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Зөя утрау- шәһәрчеге музей-тыюлыгы»

   Иске Кишет авыл китапханәсендә мәдәният дәресләре кысаларында 4-5 сыйныф укучылары белән берлектә Зөя утрау- шәһәрчеге музей-тыюлыгына виртуаль сәяхәт үтте.Тирә-ягы су белән әйләндереп алынган бу утрау-үзенә бер дөнья.Монда борынгы архитектура һәйкәлләре урын алган.Җай гына агып утырган Идел елгасы уртасындагы Зөя утравы үзендә күпме сер,күпме мәгълүмат саклый.Музей 16-18 йөзләр архитектура һәм монументаль сәнгать истәлекләрен үз эченә ала.Укучылар кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар,интернеттан Зөя утрау- шәһәрчеге турында фотолар карадылар.Үзара фикер алыштылар.