Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Бөтенроссия “Сәнгать төне”акциясе

   3 ноябрь Бөтенроссия “Сәнгать төне”акциясендә Иске Кишет авыл китапханәсе катнашты.Акция китапханәдә башланып Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында дәвам итте.Укучыларга “Мәңге яшәр халкымның чын мирасы”,-дип исемләнгән рәссамнарыбызга,скульпторларыбызга һәм гомумән татар халкының тарихи ядкярләренә багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителеп,аңа күзәтү ясалды.Ә музейга килгәндә анда укучыларыбызны Герой якташларыбызның батырлыклары,музей экспонатлары белән таныштырып Гани Сафиуллин турында Таттелеком төркеме иҗат иткән фильм да күрсәтелде.