Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Анты белән көчле бу егет”

   Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей утарында авыл китапханәсе һәм район военкоматы белән берлектә  Призывниклар көне үтте.Бәйрәмдә Арча һәм Әтнә районнарыннан армия сафларына китүче егетләр,әти-әниләре,район администрациясе ,район мөхтәсибәте вәкилләре,хәрби ветераннар,яшь гвардиячеләр һ.б. катнашты.Чыгыш ясаучылар егетләргә исән-сау хезмәт итеп кайтуларын,изге теләкләрен юлладылар.Бүгенге көндә армиядә үрнәк хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә командирларыннан килгән Рәхмәт хатлары тапшырылды.Г.Сафиуллинның һәйкәленә тере чәчәкләр салынды һәм истәлеккә фотога төшелде.Китапханә мөдире Г.Габитова чарада катнашучыларны музей белән таныштырды.Гани Сафиуллин турында фильм да күрсәтелде.