Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әлбә-тансык ризык”

   Иске Кишет авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубына йөрүче хатын-кызларыбыз гореф-гадәтләребезне саклап әлбә пешерү серләренә өйрәнү һәм аны үсеп килүче яшь буынга җиткерү максатыннан мастер класс үткәрде. Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә.Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында төрле милли оригиналь ашлар барлыкка килгән. Татар халкы элек-электән иген иккән,терлек асраган. Табигый, халык күбрәк он, ярма кебек азыклар белән тукланган.Татар халкында туйлар вакытында,бала тугач,табынга әлбә бирү гадәте дә бар. Әлбә пешерү буенча Илһамия Хәйруллина безгә мастер-класс күрсәтте. Илһамия әлбә пешерү өчен 1 кг югары сыйфатлы сыер мае,он,1 стакан су,2 стакан шикәр комы,2 аш кашыгы бал алына диде.Әлбәгә тоз салынмый. Илһамия ялтырап торган ап-ак табакта майны эретте,май кайнап чыккач аңа әз-әзләп онны өстәп туглады.Ул онны чама белән сала һәм ул куе боламык хәленә килгәнче шулай эшләде.Башта кызу утта,аннан газны кысып кына гел туглап торды.Табактагы боламык соргылт төскә керде.Икенче савытта Гөлфәрия апа су,шикәр комы,бал салып туглап сироп әзерләде.Аннан шул сиропны табактагы боламыкка куштылар.Менә сиңа әлбә килде дә чыкты.Карап торучыларга бик җайлы.Моның өчен бер ярты сәгатьләп вакыт кирәк булды.Сироп салгач тагын бер унбиш минут әлбәне туглап сүрән утта пешерәсең.Аннан соң савытларга салып суынырга куясың.Әлбә җылы килеш ашаганда да бик тәмле.Суынгач ул китеп ашарлык булып катып китә. Китапханәбездә кызыксынучыларга “Әлбә-тансык ризык” дигән китап күргәзмәсе эшли.