Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Былбыл оясы”

   Балалар язучысы,шагыйрь Рәшит Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә китап премьерасы үтте.Гасырлар арасында адашып калмый сәяхәт итү мөмкин эшме?Әле бүген генә синең белән бергәләп чикләвек җыйган кыз иртәгә әниең яшендәге апага әйләнсә,ни диярсең? Кара урман эченә былбыл оясы эзләп кереп,анда качкынга юлыксаң нишләргә?Бу сорауларга җавапны без Рәшит Бәшәрнең “Былбыл оясы” исемле китабы белән танышканда таптык.Бу китап белән танышканда без теләктәшлек,ярдәмчеллек,хөрмәт кебек сыйфатларга сокландык;сагыну,җиңелчә сагыш хисләрен дә тойдык.Укучылар бу китапны бик яратып кабул иттеләр.Сезгә дә бу китапны укып чыгарга тәкъдим итәбез.