Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Гомер буена укыйбыз"

   Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе үзенең өлкән яшьтәге,китапханәгә үзләре килә алмаучы укучыларына өйгә китап илтеп бирүне оештырды.Гомумән китапханә мөдире Гөлфия Габитова бу эшне һәрдаим башкарып килә.Өлкәннәребез аңа бик рәхмәтле.Чөнки кайберәүләре өйдә ялгызы гына яши,балалары белән телефон аша һәрдаим хәбәрләшеп торсалар да,аларга күзгә күз карашып аралашу,әңгәмәдәшенең җылы карашын тою бөтенләй икенче төрле уңай тәэсир итә.Китапханәче бу көнне аларны бәйрәм белән котлады,китапханәгә яңа кайткан китапларны һәм вакытлы матбугатны тәкъдим итте.