Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Журналлар иленә сәяхәт"

   Иске кишет авыл китапханәсендә 5-8 сыйныф укучылары белән берлектә периодика көне үтте.Максатыбыз укучыларны китапханәгә килгән вакытлы матбугат белән якыннан таныштыру һәм китапханәгә күбрәк укучыларны җәлеп итү.Хәзерге заман журналлары бик матур,төсле,яхшы сыйфатлы итеп чыгарыла һәм шуның белән укучыларны үзенә җәлеп итә.Китапханәче Гөлфия Габитова укучыларны үзләренең яшьләренә туры килә торган Безнең Мирас,Мәйдан,Казан утлары ,Сабантуй, Салават күпере,Ялкын журналларының рубрикалары,тиражы,редколлегияләре белән таныштырып үтте.Кызыклы рубрикаларны бергәләп укып та алдык.Укучылар журналлар белән кызыксындылар.Аларны бигрәк тә журналлардагы уеннар,сканвордлар,үз яшьтәшләре турындагы язмалар,спорт,дин,мәктәп тормышы,зәвык турындагы мәгълүматлар җәлеп итте.Соңыннан укучылар фикер алыштылар.