Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Бер яхшылык мең елга өлге”

Иске Кишет авыл китапханәсе беренче уку көнендә 9 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Сәләхиева М.Р. белән берлектә тынычлык һәм игелек дәресе үткәрде.Дәрестә шәфкатьлелек,миһербанлылык,яхшылык,игелекле эшләр кылу турында сүз алып барылды.Якташыбыз “Таттелеком”генераль директоры Шәфигуллин Л.Н.,ның игелекле гамәлләре үрнәк итеп куелды.Якташ геройларыбыз:Сафиуллин Г.Б.,Ежков В.Ф.,Сафин Н.С.,Салихов Г.С.,батырлыклары турында сөйләнелде.Без аларга тыныч тормышыбыз өчен бурычлы!Укучылар авыл китапханәсенә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.